Автоном төтен янгын хәбәрчесе турында мәгълүмат

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Автоном төтенле янгын хәбәрчесе (кыскача аны АДПИ дип атыйлар) – ул янгыннарны кисәтү һәм ачыклау өчен нәтиҗәле прибор.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге АДПИ янгыннарда кешеләр һәлак булуны кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора, чөнки алар янгын чыгуның иртә стадиясендә төтенгә җавап бирә ала һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле, дип хәбәр итә. Аныж тавышы һәм ешлыгы хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле.

Түшәмдә һәм стеналарда АДПИ урнаштыру янгын сигнализациясенең махсус линияләрен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади. Бары тик елга бер тапкырдан да сирәгрәк батареяларны алыштырырга һәм вакыт-вакыт оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән өрергә кирәк.

Мондый приборны үз торагыгызга урнаштырып, сез милекне генә түгел, ә иң мөһиме, үз тормышыгызны да сакларсыз.

Билгеләнгән АДПИ инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Әйтик, 2025 елның ноябрь башында Татарстаннан күп балалы гаилә АДПИ сигналы ярдәмендә янгыннан котылган. Шәхси йортта хәбәр итъче эшләгән, һәм дүрт балалы күп балалы гаилә янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнергә өлгергән.

Халыкны янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча агарту нәтиҗәсендә АДПИга ихтыяҗ артты: гражданнар тарафыннан 500дән артык АДПИ сатып алынды. Әйтик, соңгы биш елда торак йортларда (фатирларда) булган 73 очракта (янгыннар) АДПИ ярдәмендә йортта яшәүчеләргә үз вакытында янгын чыгуы турында хәбәр ителгән, бу 132 кешенең, шул исәптән 54 баланың гомерен саклап калган.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда кичекмәстән  бу хакта «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

ТР ЛМР буенча профилактика эше һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International