Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова балигъ булмаган балалар өчен «Тылның тере битләре»дигән чара уздырган.
Очрашу Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.
Максат-балигъ булмаган хезмәт алучыларны сугыш елларында тылда булган балалар һәм яшүсмерләрнең роле һәм батырлыклары белән таныштыру, аларның хезмәтенең, үзара ярдәмләшүенең кыйммәтен аңларга ярдәм итү.
Презентацияне карау барышында катнашучылар сугышта җиңүне фронттагы солдатлар гына түгел, тылдагы гади кешеләр дә яулаганын белделәр. Хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр заводларда тәүлегенә 16 сәгать эшләделәр, армия өчен корал ясадылар. Авылларда алар җир сөргәннәр һәм илебезне туендырыр өчен икмәк үстергәннәр, еш кына үзләре дә ач калганнар. Балалар, яралыларны карап, госпитальләрдә булыштылар. Бу гади кешеләр үз куллары белән уртак Җиңүебезнең тере битләрен яздылар.
Очрашу кызыклы булды, ул хәтта иң авыр вакытларда да битараф калмаска кирәклеген искәртте.