Лениногорскилыларны "Кунакчыллык йолдызлары-2025" конкурсында катнашырга чакыралар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның 25-27 февралендә Казан шәһәре мэриясе Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе ярдәмендә туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары - 2025»IV төбәкара һөнәри осталык фестивале уздыра.

Фестивальнең төп максатлары булып Россия шәһәрләрендә туризмны үстерү өчен шартлар тудыру һәм күрсәтелә торган туристлык, ресторан һәм кунакханә хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, шулай ук кунакчыллык өлкәсендә шәһәрләр арасында тәҗрибә уртаклашу тора.

Гаризалар җыю фестивальнең рәсми сайтында башкарыла: звездыгостеприимства.рф 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International