Лениногорск районара тикшерү бүлеге Татарстанда иң яхшысы дип танылды!👏
Ел нәтиҗәләре буенча Владимир Гарифов җитәкчелегендәге Лениногорск районара тикшерү бүлеге РТ буенча Тикшерү комитетының Иң яхшы тикшерү бүлеге дип танылды.
Бүләкләү Казан Ратушасында Россия Тикшерү комитетының 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада узды, анда тикшерү органнары хезмәткәрләрен Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүлек коллективын һөнәри эшләренә югары бәя бирүләре белән котлыйбыз!🥳