Алкогольле продукция сатып алганда, сатучылар паспорт күрсәтүне сорыйлар. Паспорт урынына машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкинме?
Әйе, бу мөмкин. Алкоголь продукциясен сатып алучының яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документлар исемлеге, бу сатып алучының балигъ булуына шик туса, сатучы таләп итәргә хокуклы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 31.05.2017 ел № 1728 боерыгы белән расланган.
Әлеге исемлектә түбәндәге документлар күрсәтелгән:
РФ территориясендә РФ гражданының шәхесен таныклаучы РФ гражданы паспорты;
РФ территориясеннән читтә РФ гражданының шәхесен таныклаучы РФ гражданы паспорты;
РФ гражданының вакытлыча шәхес таныклыгы;
диңгезченең шәхес таныклыгы;
РФ гражданының дипломатик паспорты;
РФ гражданының хезмәт паспорты;
хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яисә РФ гражданинының хәрби билеты;
чит ил гражданинының чит ил паспорты (дипломатик, хезмәт, гади) яисә шәхесне таныклаучы, РФ шушы сыйфатта таныла торган башка документ;
РФдә гражданлыгы булмаган затның яшәүгә рөхсәте;
РФдә гражданлыгы булмаган затка вакытлыча яшәүгә рөхсәт;
качак таныклыгы;
РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык;
машина йөртү таныклыгы.