"Биеклек" Яшьләр үзәгендә "На защите границ" мобиль музее ачылды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген «Биеклек» Яшьләр үзәгендә «Чикләрне саклауда»мобиль музее ачылды. Экспозиция чик буе хезмәте тарихына багышланган.

Күргәзмә 100 елга якын вакытны колачлый һәм төрле чор чик сакчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйли. Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды. Лениногорскидан соң мобиль музей республиканың башка шәһәрләренә юл тотачак.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз! Күргәзмә 6 мартка кадәр эшләячәк:

Уку йортлары өчен:дүшәмбедән җомгага кадәр, 9:00 дән 14: 00 гә кадәр (алдан язылу буенча).
Ирекле керү: шимбә көннәрендә, 9:00 дән 14: 00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International