Лениногорск районында халык белән очрашулар дәвам итә

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Лениногорск районында халык белән очрашулар дәвам итә. Бүген Мөэмин-Каратай, Яңа Иштирәк һәм Иске Иштирәк авыл җирлекләрендә халык белән очрашу узды.

Җирлек башлыклары Әнисә Ханнанова, Гөлия Мәүлетова һәм Гүзәл Шәрәпова халык алдында 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга үсеш планнары турында сөйләделәр. Очрашуларда шулай ук социаль яклау, эчке эшләр органнары, прокуратура һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашты, бу халыкка тормышның төрле өлкәләреннән сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирде.

Халык белән очрашуларда игътибар үзәгендә-төзекләндерү, инфраструктура, авыл хуҗалыгына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләләре.

Очрашулар 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 26 гыйнвар - Писмән (Подлесный бистәсе мәдәният йортында) һәм Ивановка авыл җирлекләрендә. Халыкны ачык диалогта актив катнашырга чакырабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International