Лениногорскида СПИД һәм ВИЧ профилактикасы буенча чара уздырылды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Марина Галимова социаль хезмәтләр алучылар өчен СПИД һәм ВИЧны профилактикалау буенча «Без сәламәт һәм имин тормыш өчен»дигән чара үткәрде. 

Очрашуның максаты-авыру турында мәгълүматны арттыру,инфекция йоктыру ысуллары һәм профилактика нигезләре. Чара барышында катнашучыларга ВИЧка даими тест үткәрүнең мөһимлеген җентекләп аңлаттылар.  Әлеге куркыныч авыруны булдырмас өчен үтәргә кирәк булган берничә төп кагыйдә булуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук заманча саклану ысуллары, шул исәптән барьер контрацептивларын куллануны да кертеп, фикер алыштылар.

Соңыннан барлык катнашучыларга «СПИД йокламый»дигән темага буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International