«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина шәһәр һәм район халкына прокат пункты эше турында мәгълүмат бирде.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә «Яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатлау пункты»ачылды һәм эшли башлады, дип сөйләде белгеч. Пунктны төзүнең максаты-гаиләләрне сыйфатлы ярдәм һәм балаларны уңайлы тәрбияләү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү. Бу бигрәк тә финанс мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләр өчен актуаль.
Белгеч әлеге хезмәттән нинди категорияләр файдалана алуын һәм нинди документлар пакеты кирәклеген җентекләп аңлатты.
Катнашучыларга хезмәт күрсәтү шартлары белән танышу һәм кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.
Комплекслы үзәк белгече искәрткәнчә, "яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатлау пункты" Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Һәм бу хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.