Еш кына балалар аяк киеме сатып алганда үлчәмнең Европа берәмлекләрендә күрсәтелүе белән очрашам. Әйтегез әле, балалар аяк киемендә Россия үлчәме күрсәтелергә тиешме?
Әйе, әлбәттә. Таможня берлеге комиссиясенең 09.12.2011 ел, № 876 карары белән кабул ителгән «Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында» ТР Таможня берлеге техник Регламентының 9 статьясының 3 пункты нигезендә маркировка һәм мәгълүмат рус телендә яисә территориясендә әлеге эшләнмә җитештерелә һәм кулланучыга сатыла торган Таможня берлеге әгъзасы булган дәүләтнең дәүләт телендә тапшырылырга тиеш.
Россия Федерациясендә ГОСТ 26167-2005 3.2 пункты һәм ГОСТ 11373-88 2 пункты нигезендә аяк киеме миллиметрларда күрсәтелгән аяк озынлыгы белән билгеләнә.
Шул рәвешле, балалар аяк киеме күләме Россия законнары нормалары нигезендә күрсәтелергә тиеш.