Лениногорскилыларны борчыган сорауларга җаваплар

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Балага Яңа елга бүләккә магнит конструкторы алырга телим. РФнең гамәлдәге законнары тарафыннан мондый уенчыкларга нинди дә булса куркынычсызлык таләпләре билгеләнгәнме?

"Уенчыклар куркынычсызлыгы турында" Таможня берлегенең техник Регламентының 4 маддәсенең 3.9 пункты нигезендә,уенчыкларның магнит үзлекләре өлкәсендә түбәндәге куркынычсызлык таләпләре билгеләнде:

1) беркетелмәгән магнитлар һәм уенчыкларның магнит элементлары магнит агымының исәпләнгән күрсәткече 0,5 Тл 2 мм 2 дән кимрәк яисә сулыш юлларына эләгүне һәм йотуны булдырмый торган зурлыкларга ия булырга тиеш;

2) магнитлары яисә магнит элементлары булган 3 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән уенчыклар өчен, 1 пунктта югарыда күрсәтелгән таләпләргә өстәмә рәвештә, магнит агымы күрсәткече 0,5 Тл 2 мм 2 дан кимрәк булган магнитларны яисә магнит элементларын аеру рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International