Лениногорск районының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашулар Куакбаш, Яңа Чыршылы һәм Зәй-Каратай авыл җирлекләрендә узды.
Җирлек башлыклары Рушания Әхмәтҗанова, Регина Мөхәмәтшина һәм Миләүшә Идиятова авыл халкына узган елда башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләделәр һәм 2026 елга планнар белән таныштырдылар.
Очрашуда хезмәтләр, эчке эшләр органнары һәм прокуратура вәкилләре, җитәкчеләре катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шәмәрданов халыкка 2025 елда районда ишегалларын төзекләндерү, капремонт, юлларга асфальт җәю, «Космос» ны реконструкцияләү эшләре, «Малыш» паркы һәм башкалар турында сөйләде.
Иртәгә, 20 гыйнварда, халык белән очрашулар Сарабиккол һәм Федотовка авыл җирлекләрендә узачак. Очрашулар графигы белән рәсми сайтта танышырга була.