Федераль законнар нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 093 сум тәшкил итә.
Татарстанда шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелгән, аның нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы 28 160 сум тәшкил итә.