Лениногорск шәһәрендә «Күк бүре»уены буенча башлык Кубогына турнир узды. Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасын һәм физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
"Күк бүре" – традицион кыргыз спорт уены, ул җайдаклардан гаять зур көч, җитезлек һәм ат белән идарә итү осталыгын таләп итә. Үзенең динамикасы һәм мавыгуы буенча аны еш кына «атлардагы футбол» дип атыйлар, анда команданың максаты – махсус кәҗә түшкәсенә ия булу һәм аны көндәш капкасына ыргыту.
Чараны «Алмакай»ат ишегалды оештырды. Аңа нигез салучы Фәрит Нәбиуллин билгеләп үткәнчә,:
«Быел башлык Кубогына турнир өченче тапкыр уздырыла. 2024 елда Ютазы районы командасы җиңү яулады, 2025 елда безнең район Кубокны кире кайтарды. Быел Кубокны кем алыр? Моны без уеннан соң белербез. Башкортстан һәм Ростов-Доннан командалар килергә теләделәр, әмма техник сәбәпләр аркасында килеп җитә алмадылар. Киләсе елда алар һичшиксез катнашыр дип өметләнәбез. Барлык командаларга да каты көрәштә уңышлар һәм җиңүләр телим", - диде ул
Быелгы турнирда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Яр Чаллы командалары җиңү өчен көч сынашты.
Турнир йомгаклары буенча 1 нче урынны Лениногорск командасы алды, 2 нче урында – Бөгелмә командасы, 3 нче урында – Яр Чаллы командасы, 4 нче урында – Әлмәт командасы.
Барлык катнашучыларны да якты уеннары һәм лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз. Җиңгән командабызга аерым котлаулар һәм рәхмәт сүзләре. Лениногорск спортчыларына уңышлар һәм 2026 елгы ярышларда яңа җиңүләр телибез.