Кыш Бабай балаларны сөендерде

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан ветераннар Советында җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләренең балалары, шулай ук инспекциядә исәптә торучы затларның балалары катнашында бәйрәм чарасы уздырылды.

Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга гадәти булмаган кунаклар килде: игелекле Кыш бабай ролендә ветераннар Советы рәисе Галия Җәмил кызы Хәлимова чыгыш ясады. Аның тугры ярдәмчесе җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров иде.

Кыш бабай һәм аның ярдәмчесе балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Балалар әкияти кунакка шатланып шигырьләр укыдылар, күңелле уеннарда катнаштылар һәм бәйрәм алды кәефләре белән уртаклаштылар.

Очрашу азагында Кыш бабай Яңа елда барлык балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет, яхшы укулар, куелган максатларга ирешүләрен һәм, әлбәттә инде, иң кадерле хыялларның тормышка ашуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International