2026 елда Лениногорскида Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»республика программасы буенча 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
Лениногорск ишегалларында яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк, юллар һәм тротуарлар ремонтланачак, заманча яктырткычлар, эскәмияләр һәм урналар куелачак.
Балаларга куркынычсыз уйнау, ә өлкәннәргә ял итү һәм күршеләре белән аралашу күңелле булачак.
#НАШДВОР