Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда ирле-хатынлы Мизгиреваларның «энҗе» юбилеен билгеләп үттеләр.
Олег белән Светлана 1995 елның мартында хастаханәдә терапия бүлегендә танышалар, анда Олег тикшерү узган, ә Светлана шәфкать туташы булып эшләгән.
Юбилярларыбыз тормышында төп вакыйга-балаларның тууы булды. 1996 елда уллары Игорь, 2001 елда кызлары Алина туа. Олег Васильевич "Лениногорск УТТ" идарәче компаниясендә автобус йөртүче булып эшли, Светлана Хәбиловна «Здоровье»медицина үзәгендә шәфкать туташы булып эшли. Юбилярларның хезмәт стажы зур. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Гаиләдә тынычлык, татулык, аңлау, мәхәббәт хөкем сөрә!
Традиция буенча юбилярларның исемнәре Татарстан Республикасы Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде. Балалары һәм якыннары бик күп җылы сүзләр әйттеләр, ә ЗАГС хезмәткәрләре "Энҗе" юбилеен теркәү турында таныклык тапшырдылар.
Хөрмәтле Олег Васильевич һәм Светлана Хәбиловна. Сезгә киләчәктә дә мөнәсәбәтләрегезнең асылын кадерләп сакларга, аларны кайгырту һәм назның яңа яклары белән тутырырга телибез. Өегездә һәрвакыт тынычлык, муллык һәм уңайлылык хөкем сөрсен, сәламәтлегегез һәр мизгелдә ләззәтләнергә мөмкинлек бирсен, ә киләчәк күңелле сюрпризлар һәм гаилә иминлеге генә вәгъдә итсен.