Безнең төбәктә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 22 декабрендәге 1121 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» карар кабул итте, аның нигезендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу карар пиротехника эшләнмәләрен күпләп куллану, йортларны гирляндалар белән бизәү һәм электр челтәренә артык йөкләнеш чорында мөмкин булган фаҗигаләрне булдырмау зарурлыгы белән аңлатыла.
Фейерверклар һәм петардларны куллану кагыйдәләренә аерым игътибар итәргә кирәк. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда бу кагыйдәләр гамәлдән чыгарылмый, әмма аларның үтәлеше югары катгыйлык белән контрольдә тотыла.
Аларның төпләрен искә төшерик:
1. Пиротехниканы 18 яшьтән кечерәк затларга сату һәм аны балалар тарафыннан өлкәннәр күзәтүеннән башка куллану тыела;
2. Салютлар һәм фейерверклар җибәрү катгый тыела:
- Биналарда, балконнарда һәм лоджияләрдә;
- Торак йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният объектлары һәм тыюлыклар янындагы территорияләрдә;
- Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда (мәйданнар, парклар, стадионнар);
- Түбәләрдә, гаражлар һәм автомобильләр янында;
- Ут таралуга китерә торган һава шартларында (көчле җил).
3. Эшләтеп җибәрү өчен биналардан, автомобильләрдән һәм агачлардан куркынычсыз ераклыкта (50 метрдан да ким булмаган) ачык мәйданчык сайларга кирәк;
4. Яраклылык вакыты чыккан яки ачыктан-ачык зыян күргән эшләнмәләрне кулланырга ярамый.
5. Фейерверкларны кешеләр, хайваннар, корылмалар ягына юнәлтергә, петардаларны аяк астына ташларга ярамый.
Бик мөһим! Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу штрафлар күләме арттырылган административ җаваплылыкка китерә (РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе нигезендә).
Безнең уртак максатларыбыз - күңелле һәм куркынычсыз бәйрәмнәр!
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНДи Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге барлык район халкын һәм кунакларын бу чараларга аңлап карарга чакыра. Уяу булыгыз, пиротехниканы рәсми сату нокталарында гына сатып алыгыз, инструкцияне игътибар белән укыгыз һәм балаларны караучысыз калдырмагыз.
Үзегезне, якыннарыгызны һәм йортыгызны саклагыз! Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән!
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгын чыгуын күрсәгез,кичекмәстән, бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез
е