Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен " Яңа елны бергәләп каршылыйбыз!» чарасы уздырылды.
Яңа ел алдыннан белгечләр остаханә оештырганнар, анда катнашучылар үз куллары белән Яңа ел композицияләрен иҗат иттеләр.
Чараның максаты балаларның һәм ата-аналарның аралашуына, гаилә багланышларын ныгытуга, бергәләп ял итүгә булышу булды, бу бәйрәм чорында аеруча мөһим. Мастер - класста катнашучыларның барысы да үз куллары белән ясалган композиция, күңел күтәренкелеге һәм Яңа ел кәефе белән өйләренә кайтып киттеләр.
Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт һәм мастер-классның Яңа ел тематикасы һәркемгә бәйрәм якынлашуын тоярга ярдәм итте.