Район башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы идарәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Коткаручылар көне һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына нигез салынуга 35 ел тулу белән котлады.
35 ел-фидакарь хезмәт, батырлык һәм югары профессионализм еллары.
Сез-һәрвакыт беренче булып ярдәмгә килүчеләр. Сезнең эш – ул гаять көчле рух, чыдамлык һәм үз эшегезгә чиксез тугрылык таләп итә торган көндәлек батырлык.
Бу истәлекле көндә сезгә, гаиләләрегезгә һәм хезмәттәшләрегезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, иминлек хөкем сөрсен. Сезнең һөнәри тәҗрибәгез һәм осталыгыгыз һәрвакыт куркынычсызлык белән ярашсын, ә тормышта тыныч һәм шатлыклы көннәр күбрәк булсын.
Марат Гирфанов, Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры