Йомгаклау киңәшмәсендә 2026 елга төп юнәлешләр һәм планнар турында фикер алыштылар.
Лениногорск мэриясенең утырышлар залында район башлыгы Марат Гирфанов рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең йомгаклау утырышы узды. Комиссия эшендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Марат Якупов һәм Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гыймаев катнашты.
Утырыш барышында район территориясендә коррупциягә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм хокук тәртибен ныгытуга юнәлдерелгән мәсьәләләрнең киң даирәсе каралды:
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының муниципаль мөлкәттән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшчәнлеге турында.
Хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше турында.
Төрле максатчан төркемнәр арасында коррупция күренешләре буенча социологик сораштыру нәтиҗәләре турында.
Татарстан Республикасы хакимияте органнары тарафыннан коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре турында.
Физик культура һәм спорт өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек турында.
Комиссиянең 2026 елга эш планы проекты каралды.
Район башлыгы Марат Гирфанов билгеләп үткәнчә, быел комиссия эшне расланган график нигезендә башкарган.
Марат Гирфанов ассызыклаганча, коррупциягә каршы көрәш аның барлыкка килү шартларын бетерүгә юнәлдерелгән даими һәм системалы эшне таләп итә. Комиссиянең 2026 елга расланган эш планы профилактик чараларны тагын да камилләштерүне, гражданнарның һәм хезмәткәрләрнең хокукый культурасын күтәрүне, шулай ук аеруча сизгер өлкәләрдә контрольне көчәйтүне үз эченә ала.
"Бары тик уртак тырышлык белән, һәркемнең максималь ачыклыгы һәм җаваплылыгы шартларында гына без Лениногорск районының тотрыклы үсеше өчен шартлар тудыра алачакбыз", – дип йомгаклады муниципаль берәмлек башлыгы.