АПК предприятиеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен 750 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.11.2017 ел, № 893 карары нигезендә АПК предприятиеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен югары яисә урта һөнәри белеме булган яшь белгечләргә 750,0 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә.Ул авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләү бурычын үз өстенә алган.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасының 33 муниципаль районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкә урнашкан 91 яшь белгеч белән килешү төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International