Хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау, хезмәт хакын түләүне тоткарлау, хезмәт хакын «конвертларда» түләү, рәсми эшкә урнашмыйча эшләү максатларында «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты каршында хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозулар турында халыктан мәгълүмат алу өчен «Кайнар линия» оештырылды. Ышаныч телефоны 5-13-74.
Гражданнарның «соры» хезмәт базары, хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү турында мөрәҗәгатьләрне Халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде, сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru.