Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге бозга чыгуны тыю турында искә төшерә

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Көзге-кышкы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларындагы бозның ныклыгына йогынты ясый. Шуның белән су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.

 Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге калынлыгы 7 см дан кимрәк булган калынлыктагы бозга чыгуны тыю турында искә төшерә.

Тыюны бозган очракта «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ОПОП хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсенең 2 өлеше нигезендә беркетмә төзергә вәкаләтле.  Мондый хокук бозу кисәтү рәвешендә җәза яки административ штраф салуга китерә: гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 5000 сумнан 7000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан 70000 сумга кадәр.

Боз тору чорында су объектларында куркынычсызлык бурычы-гомуми бурыч.

Су объектларындагы хәлләр турында 01,02, 5-59-00 телефоннарына шалтыратырга, кәрәзле элемтә абонентлары өчен -  112. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Юка боз куркыныч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International