Лениногорскида өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе һәм медицина – санитария бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Илтү чаралары аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен күзәтергә мөмкинлек бирә. Өлкәннәр диспансеризация, флюорография, маммография, вакцинация узарга мөмкин. Район хастаханәсенә китерелгән өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар һәм тар белгечләр кабул итә.

Ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, 16 декабрьгә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 1022 граждан катнашты. Авыруларны ачыклау яки кисәтү буенча нәтиҗәле эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International