Лениногорскида 5нче мәктәп базасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды, анда 16 педагог катнашты, шуларның 6сы — «Педагогик дебют»номинациясендә. Конкурс «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты кысаларында узды.
Сынаулар ике турда үтте: дәрес һәм педагогик интервью. Укытучылар методик һәм психологик-педагогик грамоталылыкны, предмет эчтәлеген аңлауның дөреслеген һәм тирәнлеген, һөнәри мәсьәләләрне чишүгә иҗади якын килүне күрсәттеләр, дәреснең тәрбияви потенциалын тормышка ашырдылар.
«Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар: I урын — Паникарова Дарья (6 нчы урта мәктәп), II урын-Сәләхова Наталья( 5 нче урта мәктәп), III урын-Нәгыймова Светлана (2 нче урта мәктәп),
"Педагогик дебют" номинациясендә җиңүчеләр: I урын — Анастасия ШемыреваА (7 нче урта мәктәп), II урын — Зарипова Лиана (10 нчы урта мәктәп), III урын — Тарасенко Екатерина (12 нче лицей).
«Педагогик инициатива» номинациясендә җиңүче: Бельков Илья Юрьевич, 8нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
"Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә җиңүче: Перовская Карина Рифкать кызы, 14нче мәктәпнең математика укытучысы.
«Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы» номинациясендә җиңүче: В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфиева Равия Фәрит кызы.
Муниципаль этапта җиңүчеләр зона һәм республика дәрәҗәсендә катнашачак.