Лениногорскидагы күпкатлы йортта янгын чыккан

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә көндез Ленинград урамындагы тугыз катлы йортта янгын турында хәбәр килә.

Лениногорск шәһәренең күпфатирлы торак йортында янгын чыккан. 3 каттагы баскыч мәйданчыгында 2 подъездда коляска янган, һәм 5 каттагы баскыч мәйданчыгында - иске җиһазларга ут капкан. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнгән кешеләр юк. Торак хуҗалары мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алганнар. 

Хәзерге вакытта булган хәл ачыклана.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр шунсын истә тотарга га тиеш: янгынга каршы режим кагыйдәләре баскыч мәйданчыкларыннан кладовка ясап, анда фатирда урын табылмаган әйберләр урнаштыруны һәм баскыч астында янучан материаллардан ясалган предметларны саклауны тыя.

Подъездда калдырылган коляска яки велосипед янгын куркынычы булып санала, моның өчен административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча җаваплылык каралган. 

Яңа төзелгән йортларда гадәттә коляскалар һәм велосипедлар саклау өчен махсус бүлмәләр каралган. Әмма бездәге подъездларның күпчелеге  андый әйберләр калдыру өчен җайлаштырылмаган. Әгәр дә өйдә андый урын юк икән, подъезддагы әйберләр өчен җаваплылык тулысынча фатир хуҗаларының үз өсләренә ята. Кечкенә балалары булган гаиләләргә җиңел түгел, әмма  кешеләр иминлеге өстенлекле булырга тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International