Лениногорскилылар Чистай районында биш көнлек уку җыеннарында катнаштылар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Чистай муниципаль районының "Ватан" хәрби-патриотик эш һәм хәрби хезмәткә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге" МБУ базасында Лениногорск районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучыларының (егетләрнең) хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары узды. Чара «Спорт-массакүләм чаралар» федераль проектының «Россия спорты»дәүләт программасы кысаларында узды.

Уку җыеннарында барлыгы 2нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 10нчы мәктәпләрдән, 11нче гимназиядән, 12нче лицейдан, Шөгер урта мәктәбеннән,Зеленая Роща, Иске Куак мәктәбеннән 60 укучы катнашты.

 

Җыеннарда катнашучылар тактик,  физик, хәрби-медицина, шулай ук радиация-химик һәм биологик яклау, хәрби хезмәт иминлеге нигезләре һәм гомумхәрби устав буенча әзерлек үттеләр. Ярышларның төрләре буенча нәтиҗәләр ВФСК ГТО исәбенә керде.

Уку җыеннары йомгаклары буенча барлык катнашучылар да уңай бәя алды, дүрт катнашучы: Александр Абыденков («12 нче лицей» МБМУ), Иван Терентьев («12 нче лицей» МБМУ), Камил Кашапов («2 нче урта мәктәп» МБМУ), Илья Евсеев («7 нче урта мәктәп» МБМУ) уку җыеннары отличнигы булдылар. 

Уку җыеннары оешкан төстә югары дәрәҗәдә, кисәтүләрсез узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International