Марат Нил улы Гирфанов Лениногорск муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Лениногорск Мәдәният сараенда V чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче утырышы узды, аның төп вакыйгасы район башлыгын сайлау булды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бу вазыйфага депутатларның күпчелек тавышлары белән Марат Нил улы Гирфанов сайланды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры вазыйфаларын башкаручы Айрат Ринат улы Хәйруллин катнашты. Нәкъ менә ул район башлыгы вазифасына Марат Гирфанов кандидатурасын тәкъдим итте.

"Район башлыгы вазифасына Марат Гирфанов кандидатурасын тәкъдим итәм. Лениногорск районында бер ел эшләү дәверендә ул үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Без Әлмәттә бергә эшләдек, аның системалы эшләү алымы бар", – дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин депутатларга кандидатны тәкъдим иткәндә.

Утырышта район Советының яңартылган составындагы 50 депутатның 48е катнашты.Утырышны Федотовка авыл җирлеге депутаты Илья Иванович Мишин алып барды.

Вазыйфасына расланганнан соң Марат Нил улы Гирфанов ант бирде һәм сессиянең шуннан соңгы эшенә җитәкчелекне үз өстенә алды.

Марат Гирфанов өчен яңа статустагы беренче карарларның берсе муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары урынына кандидатура тәкъдим итү булды. Әлеге вазыйфага Сергей Вячеславович Тимаков сайланды.

Утырышта шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату белән бәйле кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителде. Аның вазыйфалары вакытлыча Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Габделхәммәт кызы Михайловага йөкләнде.

Белешмә өчен:

Гирфанов Марат Нил улы моңа кадәр Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Идарә итү эшендә шактый тәҗрибәсе бар, шул исәптән Әлмәт районында да.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International