Лениногорскида «С любовью и молитвами» волонтерлар төркеме безнең егетләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрде.
Алгы сызыкка ярдәмне безнең «Камаз» һәм «Борзый»сугышчылары алып барачак. Йөк Рубежный һәм Кремен юнәлешләрендә, Херсон юнәлешендә егетләр өчен билгеләнгән, шулай ук бер өлеше Донецк юнәлешендәге госпитальгә китереләчәк.
Бу юлы безнең сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләр: 9 маскировка челтәре, дарулар һәм медикаментлар, өйдә пешерелгән ризыклар, автомашина тәгәрмәчләре өчен резина, автомасло һәм хәтта тузан суырткыч җыйдылар.
Һәрбер битараф булмаган шәһәр һәм район халкына даими һәм ихлас ярдәмегез өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу юлы ярдәм җибәрүдә Зәй-Каратай авылы волонтерлары, шулай ук "Светофор"кибете актив ярдәм итте.
Сезнең ярдәм — ул әйберләр генә түгел, бу безнең уртак эшебезгә мөһим өлеш, бу безнең егетләрнең ялгыз булмавын исбатлау. Бердәмлек һәм рух көче өчен рәхмәт сезгә!
Фото: ЛМР матбугат хезмәте