Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Кузбасс кунаклары-Прокопьевск шәһәр округы башлыгы Максим Александрович Шкарабейников һәм Гурьевск муниципаль округы башлыгы Станислав Александрович Черданцев белән очрашты.
Марат Нилевич үзенең Телеграм-каналында болай дип язган: "Моннан ике атна элек кенә без бергәләп V Халыкара шахтерлар Сабантуен уздырдык, ә кичә Кузбасс дусларыбыз җавап визиты белән безгә килде.... Кунакларга шәһәребезнең истәлекле урыннарын, Шөгер нефть музеен күрсәттек һәм, әлбәттә, кайбер эш мәсьәләләре турында фикер алыштык. Хезмәттәшләремне күрүемә бик шатмын, кунакчыл районыбызның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык."