"Юбилейный" паркында тантаналы рәвештә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"медален тапшырдылар

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Юбилейный» паркында бәйрәм чарасы узды, анда 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. 

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале – ныклы гаилә символы. Бу җәмәгать бүләге 2008 елда гамәлгә куелган һәм тугрылык, үзара аңлашу һәм ныклы гаилә бәйләнешләре үрнәге булган Россиянең иң яхшы гаиләләренә тапшырыла. 

Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимаков Сергей Вячеславович  халкыкка һәм юбилярларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. 

Хохловлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Геннадий Николаевич - нефть тармагы ветераны, электр җиһазларын көйләү буенча әйдәп баручы инженер, Лениногорск нефть техникумы укытучысы. 

Елена Федоровна – инженер-технолог, җирле комитет рәисе, «Хезмәт ветераны»медале белән бүләкләнгән. Бергә 58 ел, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары һәм биш оныкчыклары бар. 

 

Гаилә институтын ныгыткан, гаилә кыйммәтләренең абруен күтәргән һәм балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хаты белән бик күп лаеклы гаиләләр бүләкләнделәр

Шулай ук халыкны һәм кунакларны күңелле программа: үзешчән артистлар чыгышы, ромашкадан беләзекләр һәм веноклар ясау буенча мастер-класслар көтте. Хәтта яңгыр да бәйрәмгә комачауламады-ул бары тик 

Чара Татарстанда җәй акциясе һәм "Гаилә атнасы" кысаларында узды, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген һәм буыннар алмашынуын раслады. 

Барлык юбилярларны да котлыйбыз! Сезнең тормыш-чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International