Лениногорск ветераннар Советында «СВОих не бросаем» төркеме волонтерлары белән очрашу булды

2025 елның 16 мае, җомга

Лениногорск ветераннар Советы  "СВОих не бросаем" төркеме волонтерлары белән очрашу оештырды һәм уздырды.

Очрашу РФ һәм ТР дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы булып хәрби хезмәткәр офицерның әнисе Салихова Светлана Атласовна тора. 

Үз төркеменең эшен СВО башлануы турында РФ Президенты Владимир Путин игълан иткәннән соң бер ай узгач башлады.

 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар, алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Мәсәлән, маскировка һәм антидрон челтәрләрен үрәләр. Бүгенге көндә безнең хәрбиләр аларны 600 данәдән артык алганнар.

Безнең сугышчылар гаризасы буенча төнге антидрон плащ-пончо үрә башладылар. Азык-төлек, гигиена чараларын җыюны оештыралар, түләүсез акча һәм матди чаралар җыюны алып баралар. 

Светлана Атласовна җитәкчелегендә даими рәвештә гуманитар ярдәм партияләре җибәрелә. Безнең волонтерларның эше масштаблы, җентекле, фидакарь, чөнки алар барысы да "көмеш яшьтәге"кешеләр.

Җиңү эшенә намуслы өлеш керткәннәре, актив тормыш позицияләре өчен район ветераннар Советы рәисе Хәлимова Галия Замил кызы 17 волонтерга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аралашу чәй эчү, күңелле сөйләшү, патриотик җырлар башкару белән дәвам итте.

Ветераннар советы әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән өчен "ЛМР" МБ Башкарма комитеты җитәкчесе Гирфанов Марат Нилевичка, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенә, ТР Дәүләт Советы депутаты Ханипов Ирек Гыймазетдин улына рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International