Лениногорскиның «Писмән» станциясендә Куйбышев тимер юлы оештырган «Җиңү паровозы» ретро-составын каршы алдылар. Бу Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган масштаблы патриотик проект.
Шәһәр һәм район халкы сугыш еллары техникасын күрергә, сугыш чоры атмосферасына чумарга, истәлекле фотолар ясарга мөмкинлек алды.
Станциядә төрле буын кешеләре - ветераннар, яшьләр, балалы гаиләләр җыелган. Бу Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекнең кешеләр йөрәгендә яшәвен күрсәтүче дәлил.
"Җиңү паровозы" - көпчәкле музей гына түгел, ә сугыш турында тарихи дөреслекне саклаучы, сугыш еллары техникасы белән танышырга мөмкинлек бирүче, яшь буынга хәтер эстафетасын тапшыручы, җиңү өчен халкыбыз түләгән бәя турында искә төшерүче мөһим белем бирү проекты.
Мондый инициативалар 2025 елда Ватанны саклаучылар елында аерым әһәмияткә ия. Алар буыннар арасындагы элемтәне сакларга һәм яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.
Проектны оештыручыларга тере тарихка кагылу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте