Лениногорскта 100 нче пар теркәлде

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 100 нче пар Светлана Петровна һәм Марат Рәшид улы Сәхабетдиновлар теркәлде.

ЗАГС бүлегенең баш белгече Исламова Лена Ринатовна яшь парны истәлекле вакыйга белән котлады, яшь гаиләгә иминлек, гаилә бәхете һәм ихлас мәхәббәт теләде.

Яшь парларга беренче гаилә документын-никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Марат Рәшидович һәм Светлана Петровна «Безнең геройларга» акциясендә катнаштылар һәм махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче якташларыбыз өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау открыткасына кул куйдылар.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International