"Лениногорск политехника көллияте" учреждениесендә АІ АІІ, В, С, D, Е, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан булды.Имтиханда катнашучыларның үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.
Имтихан бирүчеләрнең машина йөртү күнекмәләре тиешле категориядәге техникада тикшерелде.
АІ, АІІ категорияле юлдан тыш автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 10 кандидатның 8е имтиханны уңышлы тапшырды, 2се тапшырмады; В, С, D, E, F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга имтихан тапшыруга гариза биргән 32 кандидатның 19ы аны уңышлы тапшырды, 2се кертелмәде, 5се килмәгән иде, 6сы имтиханны тапшырмады.
Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы — машинист таныклыклары биреләчәк.
Имтиханга килмәгәннәр һәм аны беренче тапкыр тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде.