Лениногорск шәһәрендә, «Татнефть» ГАҖ һәм «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында "Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе" фонды идарәчесе Сергей Кандауров истәлегенә багышланган теннис буенча РТТ турниры узды.
Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 50дән артык спортчы катнашты: Казан, Уфа, Самара, Алабуга, Тольятти, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Яңа Шигали, Димитровград, Оренбург, Лениногорск. Атна дәвамында яшь теннисчылар, үз яшь категориясендә иң көчлеләр, ахырга кадәр көрәштеләр, бу уеннарны бик киеренке, кызыклы итте, спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә мавыктыргыч булды
Төп турнирда призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре спортчылары җиңү яулады
Яшүсмерләр арасында төп турнир:
1 урын: Гомәр Гатиятуллин, Казан шәһәре
2 урын: Мәлик Корбангалиев, Әлмәт шәһәре
3 урын: Тольятти шәһәре Демид Пресняков
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Сабина Сөнгатуллина, Тольятти шәһәре
2 урын: Елизавета Киселева Әлмәт шәһәре
3 урын: Арина Халикова, Уфа шәһәре
Парлы турнир (Микст):
1 урын: Сабина Сөнгатуллина / Демид Пресняков, Тольятти шәһәре
2 урын: Елизавета Киселева / Гомәр Гатиятуллин, Әлмәт шәһәре/Казан шәһәре
3 урын: Арина Халикова / Мәлик Корбангалиев, Уфа шәһәре / Әлмәт шәһәре
Өстәмә турнир:
Кызлар: Илсинә Хәсәнова Лениногорск шәһәре
Турнирда Лениногорскидан Михаил Мельников, Елизавета Звонарева, София Кирсанкина (тренерлары Мария Галимова-Радаева), Вероника Уральская, Александра Мацедонская (тренерлары Антон Филипповский), Илсина Хәсәнова (тренерлары Ангелина Сәлимова) чыгыш ясады. Балалар барысы да лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.