Хөрмәтле лениногорскилылар! Өлкән буын гражданнар арасында "Барысына да бер тарих. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» дигән конкурс игълан ителде.
Конкурсны «Россия Пенсионерлар берлеге» нең Татарстан Республикасы буенча Лениногорск бүлеге (муниципаль этап) Бөек Җиңү юбилеена багышлап үткәрә!
Кем катнаша ала? Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә яшәүче 1964 елгы ир-атлар һәм аннан өлкәнрәкләр-1969 елгы хатын-кызлар һәм аннан өлкәнрәкләр-профессиональ булмаган фотографлар
Фотосурәтләр сугыш турындагы хәтер, батырлыклар, Бөек Ватан сугышы елларында гаилә тарихы һәм Җиңү рухын чагылдырган башка темалар белән бәйле булырга тиеш.
Эшләрнең сроклары һәм җибәрелүе: 2025 елның 10 июненә кадәр E-mail: leninogorskspr@rambler.ru сораулар буенча: WhatsApp +7 904 760-57-07 (Фәридә)
Иң яхшы 3 эш конкурсның республика этабына җибәреләчәк!
Әйдәгез, бергәләп катнашыйк!