Дин тотучылар изге Рамазан аеның тәмамлануын бергәләп билгеләп үтү, имам үгет-нәсыйхәтләрен тыңлау һәм күмәк дога кылу өчен җыелдылар.
Намаз алдыннан вәгазьне Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов укыды. Үзенең чыгышында ул һәр мөселман өчен актуаль булган мөһим темаларга кагылды
"Хөрмәтле дин тотучылар, кадерле кунаклар. Бүген-Изге Рамазан-Ураза ае тәмамлану көне. Сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык, ихтыяр көче бирсен. Динне, аның күрсәтмәләрен саклагыз һәм тәкъвалыкка омтылыгыз", - диде ул.
Булат хәзрәт вәгазендә әти-әниеңә булган ихтирам, аларга карата кайгыртучанлык һәм сабырлык күрсәтергә кирәклеге турында да әйтте. Шулай ук гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеге. Ир белән хатын бер-берсенә хөрмәт белән карарга, бер-берсенең кадерен белергә тиеш.
Гайбәтләрнең куркынычы-мөселман өчен тагын бер мөһим тема. Дин тотучыларга гайбәтләрдән качарга һәм үз сүзләренең сафлыгын сакларга киңәш ителде.
Барысын да Ураза бәйрәме белән Лениногорск шәһәренең Финанс-бюджет палатасы рәисе Хәмидуллин Раил Хәмбәл улы котлады:
"Мәчет залының Аллаһы Тәгалә кушуы буенча яшәүче дин тотучылар белән тулы булуы сөендерә. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим", - диде ул.
Вәгазьдән соң барлык катнашучыларны берләштергән коллектив бәйрәм намазы үткәрелде.
Намаздан соң мәхәллә кешеләре бер-берсен Ураза бәйрәме белән җылы котладылар һәм гаилә белән бәйрәм итүне дәвам итү өчен өйләренә таралыштылар.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте