Әлмәт шәһәрендә шахмат буенча «Буыннар элемтәсе»республика турнирының 2 этабы узды.
Турнирны әзерләүгә һәм уздыруга гомуми җитәкчелекне «Россия пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы башкарды.
Турнирның 2нче этабында Әлмәт, Азнакай,Лениногорск, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнарының гаилә командалары катнашты.
Беренче урынны безнең муниципаль район командасы - Пушкаревлар гаиләсе алды.
Икенче урында Әлмәт муниципаль районы гаилә командасы Өченче урында-Азнакай муниципаль районының гаилә командасы.