Лениногорск шәһәрендә «Аҗаган 2.0»хәрби-патриотик уены узды

2025 елның 25 марты, сишәмбе

«Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Юнармия» җитәкчелегендә оештырылган «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында шәһәр мәктәпләренең төрле яшь категорияләре командалары катнашты.

350дән артык катнашучы төрле станцияләрдә көч сынашты, Ватанны саклаучылар өчен мөһим булган күнекмәләрен күрсәтте.  Беренче этап нәтиҗәләре буенча кече яшь категориясендә (7-10 яшь) 2 нче мәктәп отряды җиңү яулады.

1нче спорт мәктәбендә узган икенче этапта урта яшь категориясендәге (11-13 яшь) катнашучылар арасында 12нче лицей командасы җиңү яулады. Икенче урынны 5 нче мәктәп командасы алды, өченче урынны 6 нчы мәктәп командасы алды. Уенның өченче этабында өлкән яшьтәге (14-17 яшь) командалар арасында 12 нче лицей командасы җиңү яулады.

Хәзер 2 нче мәктәп һәм 12 нче лицей командалары ярышларның зона этабында Лениногорск шәһәре данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International