Планлаштырылган тернәкләндерү чаралары кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Лямова Оксана балигъ булмаганнар һәм аларның туганнары катнашында Баулы районының «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр приюты базасында «Тормыш агачы»дигән уртак чара уздырды.
Очрашу гаилә кыйммәтләрен формалаштыру, гаилә эчендә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру максатында үткәрелде. Приют хезмәткәрләре ярдәмендә балалар үзләренең якыннарын матур бию номерлары белән сөендерделәр, матур костюмнар киеп, ялкынлы биюләр башкардылар, алар залны шунда ук энергия һәм позитив белән тутырдылар. Катнашучылар яшерен теләкләр әйттеләр һәм Тормыш агачы булдырдылар.
Соңрак кулга-кул тотыныштылар, уңай импульс алмаштылар. Приют белгечләре белән бергә гаиләне саклап калу, балаларны гаиләләренә кайтару буенча эш планы төзелде.
Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары үзләренең туганлык бәйләнешләрен чагылдыра торган аралашу һәм уртак эшләр башкару мөмкинлеге алдылар.