Лениногорск шәһәрендә "Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үттеләр

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда язгы Нәүрүз бәйрәме узды! 

"Нәүрүз-ул яз бәйрәме генә түгел, ә бердәмлек һәм дуслык символы да. Безнең шәһәрдә төрле милләт вәкилләре яши, һәм без һәр мәдәниятнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүебез белән горурланабыз.  Халык дус яши һәм бер-берсенә хөрмәт белән карый. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф телим", - дип котлады бәйрәм кунакларын Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова. 

Мәдәният сарае фойесында төрле диаспораларның милли ризыклары һәм шәһәр халкының декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсе оештырылган иде.  Сәхнәдә Лениногорск районы мәдәният сарае артистлары һәм милли диаспораларның талантлы балалары чыгыш ясады. 

Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен Тольятти шәһәреннән "Карабах" хореография ансамбле чыгыш ясады, ул үзенең мавыктыргыч биюләре белән барысын да таң калдырды. 

Бәйрәмгә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Нәкъ менә аның ярдәме белән бу бәйрәм 2015 елда яңадан торгызылды һәм шуннан бирле ел саен билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International