Лениногорск шәһәрендә уку урыннары вакансияләре ярминкәсе узды

2025 елның 21 марты, җомга

Лениногорск шәһәренең «Биеклек» Яшьләр үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лениногорск районы идарәсе тарафыннан гомуми белем мәктәпләренең тугызынчы-унынчы сыйныф укучылары өчен уку һәм эш урыннары вакансияләре ярминкәсе уздырылды.

Ярминкәдә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре катнашты. Ярминкәнең төп бурычы мәктәп укучыларына Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге уку йортлары турында «беренче кулдан» тулырак һәм дөрес мәгълүмат бирү, кызыксындырган сорауларны бирү һәм укытуның заманча стандартлары буенча тулы консультацияләр алу иде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгариф учреждениеләренә, мәгариф идарәсенә, «Биеклек» яшьләр үзәге җитәкчелегенә бу чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәт белдерә һәм алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итүгә өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International