Язгы каникул вакытында балаларның иминлеге

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле әти-әниләр! Март ахырында мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерергә вакыт.

Балаларның буш вакыты күбрәк булачак. Аларга кызыклы ял оештырыгыз.

Балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан янгыннар-кызганычка каршы, сирәк күренеш түгел. Мондый янгыннарның финалы бик фаҗигале булырга мөмкин. Балаларга шырпы, кабызгычлар, электр җылыту приборлары, газ плитәләре кулланырга ярамый.

Бернинди очракта да кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Шырпы һәм зажигалкаларны балалар алу мөмкин булмаган урыннарда саклагыз.

Ватык яки кулдан ясалган электр приборларын өйдә сакламагыз.

Әгәр бала күзәтүчесез кала икән, янгын очрагында ул мөстәкыйль рәвештә янган бинадан тышка чыга алырлык итеп фатир ишекләре бикле булуын күзәтегез.

Балага эвакуация өчен мөмкин булган юлларны күрсәтегез.

Кәгазь битенә барлык кирәкле ашыгыч ярдәм телефоннарын языгыз. Алар һәрвакыт иң күренеп торган урында булырга тиеш:«01», «101», «112».

Баланың үз адресын белүенә инаныгыз.

Балаларыбыз турында кайгыртып, без аларның ут белән шаяруын кисәтә алачакбыз, йортыбызны, мөлкәтебезне һәм иң кадерле кешеләребез - баланың тормышын саклап кала алачакбыз.

ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы,эчке хезмәт подполковнигы Вилданов Дамир Равил улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International