"Актив озын гомер 2024" Татарстан проекты Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуда җиңүчеләрнең берсе

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

«Спартакиада «Игры долголетия. Жизнелюб» Татарстан проекты өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуның бишенче сезоны ун җиңүчесенең берсе булды.

Конкурс йомгаклары буенча экспертлар Липецк, Рязань, Самара, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Чувашия Республикасыннан һәм Санкт-Петербургтан 10 практиканы иң яхшылар дип таныды.

Конкурс буенча сайлап алуга Россиянең 89 төбәгеннән 2,7 мең гариза җибәрелгән, 110 проект конкурс финалистлары, 10 проект җиңүче булган. Җиңүчеләр проектларны үстерүгә 500әр мең сум алган, ә аларның проектлары тиражлау өчен «Актив озын гомер 2024» җыентыгына керәчәк һәм мәгълүмати ярдәм алачак. Бүген Татарстан Республикасында 4 миллион граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар.

Татарстандагы һәм тулаем илдәге демографик вәзгыятьне анализлау 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның чагыштырма күләме 30% ка кадәр артачагын күрсәтә. Хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк гражданнарның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен шартлар тудыру беренчел әһәмияткә ия.

Өлкәннәрне кайгырту – «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын»федераль проектының игътибар үзәгендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International