Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Исаева Мария «Террорчылык куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.
Очрашуның максаты балаларны террорчылык акты куркынычы булганда үзләрен дөрес тотарга өйрәтү иде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Дәрес барышында балаларга видеоролик күрсәтелде, анда куркыныч янаганда нәрсә эшләргә ярамаганын һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр.
Әңгәмә ахырында белгеч яшүсмерләргә буклетлар таратты.