Лениногорскиның "Юность" спорт комплексында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча III турнир узды. Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча III турнир үткәрү традициягә әверелде.
Турнирда Дамирның туганнары, апалары Динара Алтынова һәм Регина Венедиктова, туганнан туган энесе Даниэль Фартдинов катнашты.
Кунакларны һәм спортчыларны "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова сәламләде.
"Турнирга Карабаш, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Җәлил бистәләреннән 2009-2015 елгы спортчылар һәм, әлбәттә, безнең Лениногорскилылар катнашты. Кайбер егетләр өчен бу беренче уен булды. 15 пар чын көрәш рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтү өчен рингка чыкты.
Һәр көрәш хисләр һәм киеренкелек белән тулы!,- дип сөйләде турнирны оештыручы Алисә Җәлалетдинова.