Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Вахитова Алсу һәм Фомина Регина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашында концлагерь тоткыны, хезмәт ветераны Ефременкова Валентина Петровна белән очраштылар.
Очрашу бик җылы, дустанә атмосферада узды. Валентина Петровна авыр, кырыс сугыш чоры, сугыш елларында совет халкына нинди сынаулар төшүе, ни генә булмасын, халкыбызның ничек җиңеп чыгуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Валентина Еременкова 1941 елда Калуга өлкәсенең Грибовка авылында туа. Әтисен фронтка алып киткәндә, аңа нибары өч ай гына булган, ул сеңлесе һәм әнисе белән немецлар оккупацияләгән авылда калган. Алар могҗиза белән фашистлар җәзасыннан котыла, ә 1943 елда аларның гаиләсен Смоленскида урнашкан концлагерьга куалар.
Тоткыннар анда бер ай үткәрәләр, шуннан соң Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителәләр. Лениногорскида хезмәт ветераны 23 ел пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә хезмәт һәм хезмәт хакын нормалаштыру буенча инженер булып эшләгән. Валентина Петровна коллективта абруй һәм ихтирам казанган. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Валентина Петровнаның ире, кызганычка каршы, инде исән түгел.
Югары җитештерү казанышлары һәм күрсәткечләре өчен Валентина Петровнаны Мактау грамоталары белән бүләклиләр, 1989 елда ул «хезмәт ветераны»медале белән бүләкләнә.
Ветераннар белән мондый очрашулар үсеп килүче буында патриотлык, олы кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.