Лениногорск шәһәрендә ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасының яңа рәисен сайладылар

2025 елның 14 марты, җомга

Мэриянең утырышлар залында «Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы»җирле иҗтимагый оешмасының чираттан тыш конференциясе узды.

Лениногорск районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Анатолий Кондратьев вәкаләтләрен тапшырды. Яңа рәис - Галия Хәлимова сайланды.  

Галия Хәлимова 1964 елның 19 маенда Лениногорск районында туа.  Ул үзенең 40 елдан артык гомерен Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбендә эшләүгә багышлый, шуның 28 елын директор урынбасары вазифасын башкара.

Хәбир Иштерәков, ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе, Галия Җәмил кызын котлыйм, бу эш бик җаваплы, күпкырлы, диде һәм аңа уңышлар теләде. 

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Анатолий Арсеньевич Кондратьевка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International